Илкүләм проектларга чыгымнар 25,7 триллион сум тәшкил итәчәк

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Россиядә илкүләм проектларга чыгымнар 2019 елдан алып 2024 елга кадәр 25,7 триллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт сайтында бастырылган мәгълүматтан билгеле булды.

2018 елның маенда Владимир Путин “2024 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” указга кул куйды.  

Хөкүмәт 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны формалаштырды. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты магистраль инфраструктураның модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын эшләде.

25,7 триллионнан 13,158 триллион федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк дип тәгаенләнә. Тагын 7,515 триллион – бюджеттан тыш чыганаклардан.

Илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәк бюджетларының чыгымнары 4,9 триллион сум булыр дип бәяләнә. Тагын 147,8 миллиард сум дәүләт бюджеттан тыш фондлардан биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International