Дәүләт Думасы бюджет кысаларында салым льготаларын системалаштыру турында закон проектын II укылышта кабул итте

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Дәүләт Думасы РФ Хөкүмәте инициативасы булган бюджет барышы кысаларында салым льготаларын һәм азат итүләрне контролдә тоту, исәпләү һәм бәяләү процедураларын системалаштыру һәм регламентлаштыру турында закон проектын икенче укылышта кабул итте.

Закон проектына аңлатма язуында салым льготалары һәм азат итүләр салым системасының аерылгысыз өлеше булып санала, шул ук вакытта туры бюджет чыгымнарын кертеп, алар дәүләт сәясәтенең башка чараларына альтернатива да булып тора диелгән.

Закон проекты “салым чыгымнары” дигән төшенчәне кертә. “Туры бюджет чыгымнарыннан аермалы буларак, хәзерге вакытта “салым чыгымнары” бюджет контроле, исәп-хисабы һәм бәяләве объекты булып саналмый. Бу дәүләт финанс сәясәтенең нәтиҗәлелеге төшүенә, теге яисә бу юнәлешкә ярдәмгә җибәрелгән ресурсларның фактик күләмнәренең бәяләнеп бетмәвенә, бюджет ресурслары бүленеше оптимальлеге кимүенә алшарт булып тора”, - дигәннәр Хөкүмәттә.

Закон проекты максаты – бюджет барышы кысаларында салым льготаларын һәм азат итүләрне контрольдә тоту, исәпләү һәм бәяләү процедураларын системалаштыру һәм регламентлаштыру.

Закон проекты һәрбер гаммәви-хокукый берәмлек тарафыннан тиешле салым чыгымнары исемлегененең мәҗбүри булдырылуын һәм ел саен салым чыгымнарын бәяләү әһәмиятен күздә тота. Муниципаль берәмлекләргә карата бу нормалар 2020 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк. Мондый бәяләүне уздыруга гомуми таләпләрне билгеләү вәкаләтләре Хөкүмәткә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International