9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы тору көне

2018 елның 7 декабре, җомга

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы нигезендә 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы тору көне (International Anti-Corruption Day) дип игълан ителде.

2003 елның 31 октябреннән 58/4 номерлы Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан Берләшкән Милләтләр Оешмасының Коррупциягә каршы конвенциясе кабул ителде. Аның буенча коррупцияне кисәтү, гаеплеләрне җәзага тарту, шулай ук коррупциягә каршы тору өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек каралган.

Россия Федерациясе Берләшкән Милләтләр Оешмасының Коррупциягә каршы конвенциясенә беренчеләрдән булып кул куйды һәм аны 2006 елның 8 мартыннан “Берләшкән Милләтләр Оешмасының Коррупциягә каршы конвенциясен ратификацияләү турында” Федераль законы белән ратификацияләде.   

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы коррупциягә каршы торуга, аны ачыклауга һәм алга таба аның килеп чыга алу шартларын юкка чыгаруга йөз тоткан нәтиҗәле дәүләт сәясәтен эшләүдә катнаша.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе хакимиятенең закон һәм башкарма органнары, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар җәмгыяте белән коррупциягә каршы үзара бәйләнешләрне оештыру мәсьәләләренә зур игъбир бирелә.

Коррупция – ул катлаулы социаль, сәяси һәм икътисадый күренеш һәм ул төрле дәрәҗәдә барлык дәүләтләргә дә кагыла. Коррупция демократик институтларны җимерә, икътисадый үсешне тоткарлый һәм дәүләт тотрыклылыгын какшата.

Хәзерге вакытта коррупцияле күренешләрне җиңеп чыгу һәм коррупциянең таралуына юл куймау Россия Федерациясе өчен актуаль булып тора: дәүләт һәм халыкара дәрәҗәдә илдә берничә мөһим коррупциягә каршы проект гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International