Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның октябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Чаралар Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2018 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеше йомгаклары, шулай ук 2018 елның октябрендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнүе мәсьәләләре тикшерелде.

2018 елда җирле бюджетлар үтәлешенең алдан ясалган йомгаклары каралды.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2018 елга йөкләмәләрне алу һәм аларны үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International