Moody's киләсе ел-ел ярымда РФ икътисады үсешен 1,7% дәрәҗәсендә фаразлый

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Moody's халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең тулаем эчке продукты үсешен елга 1,7% дәрәҗәсендә фаразлый. Мондый динамика киләсе 12-18 айда сакланачак. Бу хакта агентлык РФ банк секторына әзерләгән күзәтүдә хәбәр ителә.

“Без 2018-2019 елларда реаль тулаем эчке продуктның уртача 1,7%ка үсешен һәм әлеге чорда түбән инфляция саклануын фаразлыйбыз. Бу Россия рубленең алмаштыру курсына ярдәм иткән нефтькә бәяләрнең торгызылуы белән ныгытыла”, - дип искәртелә күзәтүдә.

Икътисадый үсеш министрлыгы макрофаразының база сценарие 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты 2018 елдагы 1,8%тан соң 1,3%ка үсәчәк дип ниятли. 2020 елда үсеш 2% кадәр тизләнәчәк һәм 2021-2024 елларда 3%тан югары дәрәҗәдә урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International