Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның сентябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр уза.

Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында 2018 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеше йомгаклары, шулай ук 2018 елның сентябрендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2018 елга йөкләмәләрне алуы һәм аларны үтәве, 2019-02020 елларга җирле бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International