Дәүләт Думасы комитеты 2017 елда РФ бюджеты үтәлеше турында хисапны кабул итәргә тәкъдим итте

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты парламентның түбәнге палатасына 2017 елда федераль бюджет үтәлеше турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.

Документ буенча 2017 елның гыйнвар-декабрендә федераль бюджет керемнәре 15,1 трлн. сум яисә елга фаразлы күрсәткечнең 102,5% (2016 елда 13,5 трлн. сум яисә 100,7%) тәшкил иткән. Федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменнән нефть-газ керемнәре 5,97 трлн. сум яисә фаразлы күрсәткечнең 103%, нефть-газ булмаганнары – 9,1 трлн. сум яисә 102,1% тәшкил иткән. 2016 елдагы дәрәҗә белән чагыштырганда, керемнәрнең гомуми күләме 1,6 трлн. сум яисә 12,1%ка арткан.  

РФ Хисап палатасы бәяләвенә караганда, 104 керемнәр төре буенча 2017 елда үтәлеш 2017 елга федераль бюджет турында законда күрсәтелгән керемнәрнең фаразы дәрәҗәсенә (89,6 млрд. сумга) ирешмәгән.

2017 елда федераль бюджет чыгымнары барлыгы 16,4 трлн. сумга үтәлгән яисә үзгәрешләр белән җыелма роспись күрсәткеченең 96,5% (2016 елда – 16,4 трлн. сум яисә 98,7%).

Хисап палатасы мәгълүматлары буенча үтәлмәгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме 591,1 млрд. сум тәшкил итән. Шуларның 75%ын файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре тәшкил итә. Алардан калган өлеш РФ бюджет законы нигезендә 2018 елда шул ук максатларга юнәлтелә.

Дефицитның расланган еллык күләме 2 трлн. сум булганда, 2017 ел йомгаклары буенча федераль бюджет дефициты барлыгы 1,3 трлн. сум урнашкан.  РФ бюджеты дефицитын финанслау нигездә Резерв фонд чараларын файдалану, шулай ук дәүләт кыйммәтле кәгазьләре белән операцияләр буенча чаралар исәбеннән тәэмин ителгән.

2017 елның гыйнвары-декабрендә тулаем эчке продукт күләме агымдагы базар бәяләрендә барлыгы 92 трлн. сум урнашкан яисә фаразланган күләмнең 99,8%. Тулаем эчке продуктның үсеш темпы динамикасы ел дәвамында түбәндәге мәгълүматлар белән характерлана:  2017 елның I кварталында 2016 елның шул ук чорына карата үсеш 0,5% тәшкил иткән, II кварталда – 2,5%, III кварталда – 1,8%, IV кварталда – (Хисап палатасы бәяләве буенча) – 1,3%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International