РФ Финанс министрлыгы 2018 елда бюджет профицитын тулаем эчке продуктның 1,5-2% дәрәҗәсендә исәпли

2018 елның 12 августы, якшәмбе

РФ Финанс министрлыгы законда каралган дефицит урынына тулаем эчке продуктның 1,5-2% дәрәҗәсендә дәүләтнең бюджеты профицитын исәпли. Үз чиратында 2018 елда тулаем эчке продукт үсеше 1,8-2% кадәр тәшкил итәргә мөмкин, шул ук вакытта аннан соңгы елларда икътисад үсеше темплары арта барачак. Бу хакта  "Россия 1" телеканалындагы "Воскресный вечер с Владимиром Соловьевым" программасына интервьюсында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.

“Бюджет профициты үсә. Бездә быел исәпләнгән тулаем эчке продуктның 1,5% дефициты (башта закон буенча каралган) урынына без киресенчә тулаем эчке продуктның 1,5-2% бюджет профицитын исәплибез дип әйтәсем килә”, - дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы.

“Быел без 1,8-2% тирәсе тулаем эчке продукт үсешен планлаштырабыз”, - дип искәртте Силуанов. Ул шулай ук 2018 елның икенче кварталы икътисад үсеше динамикасының 1,8%ка арту күрсәтүен билгеләде. Беренче вице-премьер сүзләренчә, аннан соңгы елларда “үсеш темплары артачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International