Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитетының утырышы үтте

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды һәм чемпионат кысаларында эшләгән бөтен ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Төп доклад белән "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры, "Россия-2018" оештыру комитеты" АНО оештыручы шәһәр Казанда объектларны әзерләү һәм чараларны оештыру идарәсе җитәкчесе, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Азат Кадыров чыгыш ясады. 

Утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International