ТР финанс министры 2018 елның 1 яртыеллыгында ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары турында хәбәр итте

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Бүген 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Радик Гайзатуллин 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керем өлешенә 140,5 млрд. сум иреште, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 128,9 млрд. сум, түләүсез алынган керемнәр – 11,6 млрд. сум дип хәбәр итте.

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 107,8 млрд. сумга үтәлде.

Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 21,1 млрд. сум күләмдә мобилизацияләнде.

Табышка салымның кереме алты ай эчендә 49,1 млрд. сум тәшкил итте.

Физик затларның кеременә салым 1 яртыеллыкта республиканың тупланма бюджетына салым барлыгы 34,7 млрд. сум күләмдә керде.

Җир салымы барлыгы  3,9 млрд. сум керде.

1 яртыеллыкта бердәм керемгә салым республика тупланма бюджетына җыенысы 5,8 млрд. сум мобилизацияләнде.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетына акцизлар кереме 14,7 млрд. сум тәшкил итте.

2018 елның 1 яртыеллыгында федераль бюджеттан 10,9 млрд. сум яисә еллык планнан 40% керде.

Татарстан Республикасы тупланма бюджетының чыгымнары 107,9 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетының чыгымнары барлыгы 87,7 млрд. сум күләмендә башкарылды.

1 яртыеллыкта кергән табыш, ел башына калган бюджет акчалары үз вакытында һәм тулысынча өстәлгән сумма белән хезмәт хакларын, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләрен түләргә, беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарны финансларга мөмкинлек бирде.

Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында барлыгы 20,6 млрд. сум күчерелде.

2019-2021 елларга Татарстан Республикасы тупланма бюджетын һәм Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру буенча эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергәләп төзелгән График нигезендә алып барыла.

Ел ахырына кадәр төп бурыч булып, бюджетның тулы күләмдә агымдагы үтәлешен тәэмин итү, аны баланслау һәм 2019-2021 елларга бюджетны сыйфатлы формалаштыру кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International