Антон Силуанов нефтькә бәя сакланганда, бюджет-2019ның профицитын фаразлый

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Әгәр дә нефть һәм газга бәяләр хәзерге дәрәҗәләрдә калса, 2019 елда да РФ бюджеты профициты сакланырга мөмкин. Бу хакта беренче вице-премьер, финансы министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Агымдагы ел бюджетының профицитлыгына килгәндә, берсүзсез, каралган төзәтмәләргә (агымдагы елда тулаем эчке продуктның 0,5%) без Дәүләт Думасына керткән параметрлар буенча без профицит исәплибез. Безнең экспорт товарларга югарырак бәяләр сакланган очракта, бәлки бу югарырактыр да”, - диде ул Хөкүмәт әгъзаларының матбугат конференциясендә.

“Әгәр нефтькә, газга бәяләр якынча хәзерге кебек булса, киләсе елда да профицит сакланырга мөмкин”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International