Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр турында

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

2018 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова уздырды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында 2018 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше йомгаклары, шулай ук 2018 елның апрелендә керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салымнар һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты Контроль-резвизия идарәсе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу очракларын төзәтү буенча эш мәсьәләләре, шулай ук Дәүләт торак фондына түләүләр буенча районнар һәм шәһәрләрнең 2018 елга йөкләмәләрне алуы һәм аларны үтәве каралды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International