Муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы башланды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы башланды. Ул “Бюджет барышы һәм бюджетны формалаштыру” темасына багышланды.

Ачу тантанасында КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин катнашты.

Стажировка программасында – Министрлык эшчәнлеге юнәлешләре белән танышу, бюджетның керемнәре һәм чыгымнары, бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнеше белән бәйле иң актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр оештыру.

Муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы 23 март көнне йомгаклау аттестациясе белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International