Дәүләт бюджеты средстволарын урнаштыру өчен банклар рейтингларына таләпләрнең йомшаруы акчаларны урнаштырудан табышлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов Федераль казначылык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
“Шулай ук депозитка федераль бюджет средстволарын урнаштырган вакытта кредит рейтинг агентлыкларының рейтингларын киңрәк файдалануны мөмкин дип саныйм. Бу бюджет средстволары белән идарәнең нәтиҗәлелеген арттуга зур өлеш кертәчәк. Без үз рейтинг инфраструктурабызны булдырдык, рейтинг агентлыклары шактый сыйфатлы эшли. Шуңа күрә, иманым камил, үз илебез кредит рейтинг агентлыклары кредит рейтингларын файдалану казанчылыкта сакланган калган акча средстволарын файдалану бюджетның бер ягыннан керемнәрен арттырырга, шулай ук ышанычлы банклар сайланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирер”, - диде ул.