Максим Топилин төбәкләрнең хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыруга бюджетны кайчан алачагын хәбәр итте

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Россия төбәкләре 1 майдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруга өстәмә финанс ресурсларны якын киләчәктә алачак. Бу хакта Новосибирскта үткән киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.

“Без Финанс министрлыгы белән (РФ хөкүмәте) боерык проектын әзерлибез. Сезнең тарафтан исәпләнгән средстволарга ихтыяҗны исәпкә алып, өстәмә финанс ресурслар төбәкләргә резерв фондтан якын киләчәктә биреләчәк. Эш тәмамлануга бара”, - диде министр.

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2018 елның 1 маеннан арттыру карары барлык бюджетлар инде формалаштырылгач кабул ителде, шуңа күрә төбәкләрнең өстәмә финанслауга мохтаҗлыгы туды дип искә төшерде ул.

“Үтәлеш төгәл булырга тиеш һәм 1 майдан Россия тарихында беренче тапкыр безнең барлык төбәкләрдә хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумы белән бер дәрәҗәдә булачак. Безнең бәяләүләр буенча бу бюджет секторында 1,6 миллионнан артык кеше. Соңгы еллардагы финанс мөмкинлекләрне исәпкә алып, бу без тәэмин итә алмаган казаныш”, - дип искәртте Топилин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International