ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән очрашты

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2017 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында 2017 елда җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2018 елның гыйнварында керемнәрнең мобилизацияләнүе, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында 2018 елга учреждениеләрнең сметаларын булдыру, бюджет һәм автоном учреждениеләргә дәүләт һәм муниципаль биремнәр формалаштыру, учреждениеләрнең кредитор бурычларын каплау, салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш мәсьәләләре тикшерелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International