ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллинның республиканың иң эре салым түләүчеләре белән очрашуы

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 гыйнварында ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин республиканың иң эре предприятиеләре – “Татспиртпром” АҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ,  “Нәфис-косметикс” АҖ, “Таттелеком” ГАҖ һәм “Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” хезмәткәрләр ябык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмәләр үткәрде. Шулай ук чараларда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашу вакытында предприятиеләрнең 2017 елда бюджетка түләүләре, шулай ук компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2017 елда табышка салымны түләүнең кимүенә йогынты ясаган факторлар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International