РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең киңәйтелгән утырышы турында

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге - Дәүләт учреждениесе координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышның төп темасы – РФ  Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга бурычлар.

РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин ТР буенча Социаль иминиятләштерү фонды  2017 елда җитештерүдә авыр бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә комплекслы ярдәм итү проектына 292 млн. сум җибәрде, дип хәбәр итте. Бу 2016 елга караганда 24,7 млн. сумга күбрәк.

2017 елда финанслар кеременең гомуми күләме 18 млрд. сум тәшкил иткән, үз керемнәре иминиятләштерүнең ике төре буенча 14 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда үсеш 1 млрд. сум. Җыемнарның тулылыгы 99% тәшкил иткән.

Чыгымнарның күләме 18 млрд. сум тәшкил иткән. Шуларның 16,3 млрд. сумы – иминиятләштерүнең ике төре буенча.

Утырышта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International