Россия банкы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәктә финанс грамоталыкны үстерү планын билгеләде

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

2018 ел башыннан Татарстан Республикасының пилот һәм төп мәктәпләренә “Финанс грамоталык нигезләре” курсын кертә башлаячаклар. Бу хакта ТР буенча Милли банк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балаларның һәм яшьләрнең (мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып, урта һөнәри белем алган студентларга кадәр) финанс грамоталыкларын үстерү буенча 2018-2021 елларга уртак чаралар исемлегенә кул Россия банкы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелды. Курс шушы кысаларда планлаштырыла.

Бу курсны укый алыр өчен педагоглар квалификацияләрен күтәргән вакытта өстәмә “Финанс грамоталык” модулен үтәчәк, шулай ук алар укытучылар өчен һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашачак.  Укучыларга үз көчләрен финанс грамоталык буенча тематик олимпиадаларда сынап карарга тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International