Дмитрий Медведев 2018 елда юридик затларның акчаларын казначылык озатуы кагыйдәләрен раслады

2018 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2018 елда юридик затлар алган акчаларның казначылык озатуы кагыйдәләрен раслаган карарга кул куйды. Документ хөкүмәт сайтына урнаштырылган.

“2018 елда казанчылык озатуы шул исәптән товарлар алып килеп бирү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү турында дәүләт контрактлары, юридик затларга субсиядияләр бирү турында килешүләр нигезендә юридик затлар алган акчалар белән операцияләргә кагыла”, - дип язылган карарның аңлатма язуында.  

Әгәр йөкләмәләрне тәэмин итүнең финанс чыганагы дәүләт милке объектларына капиталь салуларны финанслашуга субсидияләр булса, озату кулланыла дип искәртелә.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International