ТР финанс министры Радик Гайзатуллин 2017 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында хәбәр итте

2017 елның 16 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Ул "2017 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары"на багышланды.  

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, төбәкнең министрлыклары һәм идарә тармаклары вәкилләре катнашты.

Чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы тупланма бюджетының үтәлеше кысаларында керем өлеше 278 млрд. сум күләмендә көтелә, алардан салым һәм салым булмаган керемнәр 250 млрд. сум күләмендә яисә төгәлләштерелгән планган нисбәтле 101,4%. Республика бюджетына 207,1 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларга керемнәр җәмгысы 42,9 млрд. сум керер дип күздә тотыла, дип хәбәр итте.

ТР финанс министры сүзләренчә, Татарстан Республикасы тупланма бюджеты чыгымнары 281 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары – 236 млрд сум, муниципаль берәмлекләр чыгымнары – 83 млрд. сум булачак.

“2017 елда чыгымнарның үтәлеше кысаларында төп урынны беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле юнәлешләр алып тора. Алар бюджетта якынча 70 процент тәшкил итә. Бюджет акчаларын юнәлтүдә агымдагы елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга, социаль-мәдәният өлкәсе учреждениеләрен үстерү, заманчалаштыру һәм яңарту буенча киң масштаблы республика программаларын гамәлгә куюга өстенлек бирелә”, - диде Радик Гайзатуллин.

Алга таба ул 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының дәүләт бурычы 94,8 млрд. сум дәрәҗәсендә көтелә, дип җиткерде. “Федераль бюджеттан кредитларга килгәндә, агымдагы ел йомгаклары буенча бурыч күләме үзгәрмәячәк диярлек һәм 84,9 млрд. сум дәрәҗәсендә калачак. Агымдагы елда 12,2 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары буенча республика йөкләмәләре реструктурлаштырылды. Хәзерге вакытта 5,7 млрд. сум бурычны реструктурлаштыруны рәсмиләштерү буенча эш алып барыла”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International