Бүген Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышы узды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты икенче укылышта Дәүләт Советының киләсе утырышында тикшереләчәк. Бу карар Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитетның бүгенге утырышында кабул ителде. Республиканың төп финанс законына 262 төзәтмә килгән.

“Нинди дә булса параметрны үзгәртергә тәкъдим иткән вакытта, арадаш йомгакларны да үзгәртергә туры килә. Бюджет төзелеше шундый. Нәтиҗәдә, бер төзәтмә үзеннән-үзе тагын 3-4 төзәтмә кертүне сорый”, - дип искәртте Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин. Моннан тыш, Дәүләт Думасына федераль бюджет әзерләнеп, кертелгәннән соң яңа закон актлары, Россия Федерациясе субъектлары буенча федераль средстволарны яңа бүлүчеләр, субъектлар тарафыннан финанслашуның яңа шартлары барлыкка килде. Шулай ук парламент тыңлауларында һәм Дәүләт Советында проектны беренче укылышта тикшергәндә, депутатлар әйткән тәкъдимнәр, Дәүләт Советының Хокук идарәсе, Хисап палатасы, Прокуратура кисәтүләре исәпкә алынды.

Депутатлар юнәлткән төзәтмәләрнең бер өлеше төшереп калдырылды, чөнки алар документны икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алынганнар. “Бөтен төзәтмәләр буенча чыгу юллары табылды”, - дип искәртте парламент комитеты башлыгы.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин 262 төзәтмәне шартлы рәвештә дүрт блокка бүлде. Алар бюджетара трансфертларның күләме үзгәрүне һәм салым законнарына кертелгән төзәтүләрне исәпкә ала. “Аларның барысы да федераль акчалар белән бәйле, - диде ул, - федераль бюджетны тикшергән вакыттагы үзгәрешләрне исәпкә ала”.

Берсүзсез, кертелгән төзәтмәләр республиканың киләсе елга бюджетының төп параметрларын үзгәртә. Аерым алганда, керемнәр 6 млрд. 278,5 млн. сумга, чыгымнар – 6 млрд. 278,5 млн. сумга арта. Нәтиҗәдә, керемнәр 202 млрд. 683 млн. 850 мең сум, чыгымнар – 205 млрд. 342 млн. 815 мең сум күләмендә раслана. Кытлык шул ук кала һәм  2 млрд. 658 млн. 964 мең тәшкил итәчәк.

Шулай ук Комитетның утырышында 2017 елның 9 аенда република бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында мәсьәләләр, 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты тикшерелде.

Профиль Комитетның утырышында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International