Дәүләт Думасы беренче укылышта 2017 елга федераль бюджет турындагы законга кертелгән үзгәрешләрне кабул итте

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2017 елга федераль бюджет турындагы законга Хөкүмәт керткән үзгәрешләрне кабул итте. Үзгәрешләр 27 октябрь көнне, 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет проектының беренче укылышы белән бер вакытта кабул ителер дип планлаштырыла.

Закон проекты бюджетның төп характеристикаларына төзәтүләр кертүне күздә тота. Шулай итеп, керемнәр 14 720,3 млрд сумга кадәр арта (элегрәк җәмгысы 14 678,8 млрд сумга расланган иде), чыгымнар - 16 728,4 млрд сумга кадәр (элегрәк җәмгысы - 16 602,6 млрд сумга расланган иде). Кытлык 2 008,1 млрд сум күләмендә фаразлана (1 923,8 млрд сум планлаштырылган иде).

Керемнәрнең гомуми күләме 41,5 млрд сумга артуы күздә тотыла (нефть-газ керемнәре җәмгысы 25,7 млрд сумга һәм нефть-газ булмаган керемнәрнең 15,8 млрд сумга артуы исәбенә).  

Шулай ук закон проектында дәүләт программаларын үтәү өчен җаваплыларның һәм федераль бюджет средстволарын баш бүлүчеләрнең тәкъдимнәре буенча 2017 елга федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләрен яңача бүлү каралган.

Фаразны төзәтү

Закон проектында шулай ук социаль-икътисадый фараз күрсәткечләре төзәтелә. Аерым алганда, инфляция дәрәҗәсе буенча фараз 3,2% кадәр төшерелгән. Бюджет һәм салым буенча комитет үз бәяләмәсендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим иткән фараз, гомумән алганда, икътисадта урнаша барган хәлне чагылдыра һәм тотрыклы икътисадый үсешкә күчешне күрсәтә дип искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International