РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2018 елга бюджет проектын 29 сентябрьдә кертәчәк

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте киләсе утырышларның берсендә 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына федераль бюджет проектының соңгы вариантын тикшерәчәк, ә 29 сентябрь көнне аны Дәүләт Думасына кертәчәк, дип хәбәр итте Премьер-министр Дмитрий Медведев.

“Төп килештерүләр үткәрелде. Соңгы хөкүмәт вариантын Хөкүмәтнең киләсе утырышларының берсендә тикшерәчәкбез. Эш өчен вакыт күп калмады – барлык документлар 1 октябрьгә кадәр Дәүләт Думасына ирештерелергә тиеш. Дөресрәге, календарьне исәпкә алып, без бу хакта “Бердәм Россия”дән хезмәттәшләр белән күптән түгел үткән киңәшмәдә сөйләштек, бу документларны 29 сентябрь көнне кертергә кирәк,” – диде Медведев. Бу хакта ул бюджет проектын төзү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Үткән җомга көнне РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итүенчә, РФнең 2018 елда бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 1,4 проценты дәрәҗәсендә плашлаштырыла, ә киләсе елларда яңа бюджет кагыйдәсе нигезендә тулаем эчке продуктның 0,8-0,9 процентыннан артмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International